ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең эш хакларын арттырды

0

Татарстанда 1 майдан дәүләт хезмәткәрләренең окладлары һәм дәүләт вазифаларын биләүче затларның айлык хезмәт хакы күләме артачак. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указларны имзалады.

Аерым алганда, территориаль башкарма хакимият органнарында 3нче разрядлы белгечләрнең оклады 13 990 сумнан 15 389 сумга кадәр күтәрелә.

Дәүләт хезмәткәрләренең айлык хезмәт хакы окладның 41 процентыннан 58 процентка кадәр арта. Шул рәвешле, бер ел эчендә ул өч тапкыр күтәрелә (2024 елның 1 июленә кадәр 18 проценттан артмаган).

Үз чиратында, дәүләт вазифаларын биләүче затларның айлык акчалата түләү күләме 1,1 тапкыр индексацияләнәчәк. Нәтиҗәдә, республика министрларының хезмәт хакы 48 871 сумнан 53 759 сумга кадәр арта.

Шул ук вакытта, Татарстан Рәисенең айлык хезмәт хакы 2,92дән 3,24 өлешкә, ТР Дәүләт Советы Рәисенең – 2,839дан 3,153 өлешкә, ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе, Татарстанның беренче вице-премьеры, ТР Хисап палатасы рәисенеке 2,675тән 2,975 өлешкә кадәр күтәрелә.

Моннан тыш, республика парламенты җитәкчесе урынбасарлары, вице-премьерлар, министрлар, Дәүләт Советы депутатлары, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе һәм дәүләт вазифаларын биләүче башка затларның да хезмәт хакы арта.

Моннан тыш, ТР дәүләт гражданлык хезмәте вазифалары булмаган вазифаларны биләүче һәм республика дәүләт органнары эшчәнлеген техник тәэмин итү, аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче хезмәткәрләрнең окладлары 1,1 мәртәбә күтәрелә.

Шуннан соң ТР башкарма хакимияте органының территориаль органы җитәкчесе секретареның оклады 15 389 сум тәшкил итәчәк. Бу категория хезмәткәрләрнең хезмәт хакы окладның 37 процентыннан 52 процентка кадәр арта.