«Бөтендөнья татар яшьләре форумы» «Казан Квиз» уенына чакыра
23 апрель көнне Г.Тукай музеенда «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында «Казан квиз» интеллектуаль уены уза. Уен «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» тарафыннан «Габдулла Тукай әдәби музее» ярдәме белән оештырыла. Бу хакта «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең интеллектуаль уеннары һәм бәйгеләре кураторы Эльмира Вәлиева хәбәр итте.
«Квизда теләгән һәркем команда җыеп катнаша ала, әлегә 2 урын бар, кемнәр тели – рәхим итегез. Сораулар татар әдәбияты, татарлар тарихы, телгә кагылышлы булачак», – дип белдерде ул.
-
Квизга әлеге сылтама аша теркәлә аласыз
Шулай ук Эльмира Вәлиева «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында узган интеллектуаль чаралар белән таныштырды. Алар арасында иҗади очрашулар, уеннар, остаханәләр бар.
«14 апрель көнне «Казан Квест» уенын оештырдык, анда районнар һәм Казан мәктәпләре укучылары катнашты. Катнашучылар Казан үзәгендә төрле нокталар буенча йөреп төрле биремнәр үтәделәр. Моңа кадәр алар дистанцион рәвештә 3 бирем эшләргә тиеш иделәр. Ул – проект ясау, яшәгән район җирлегендә урнашкан биналарны икетеллелеккә, элмә такталарны тикшерүне үз эченә алды. Безгә якынча 40 гариза килгән иде, 40 гаризадан без 15не генә сайлап ала алдык. 15 командада 100 артык катнашучы иде. «Казан Квест» нәтиҗәләрен без 26 апрель көнне игълан итәчәкбез», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ, Солтан Исхаков
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов форумның эшчәнлеге Татарстанда гына түгел, Бөтенроссия буйлап алып барылганлыгын билгеләп үтте.
«Без, Бөтендөнья татар яшьләре форумы булганга күрә, Казан белән генә чикләнмибез, Россия регионнарында, чит илләрдә дә оешмаларыбыз бар. Безнең карамакта 116 оешма, һәм алар да шулай ук акциягә кушыла. Алар үз шәһәрләрендә төрле чаралар оештыралар, 26 апрельдә фатирниклар, сөйләм клублары, төрле чаралар узачак», – дип искәртте ул.
Фото: © «Татар-информ, Солтан Исхаков