ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30

Миңнеханов: Якутиянең тел, мәдәниятне саклаудагы тырышлыгы Татарстан гамәлләренә аваздаш

0

Галимнәр, экспертлар, мәдәният эшлеклеләре, Якутия хакимияте органнары, җәмәгать эшлеклеләре һәм энтузиастлар туган телне һәм милли мәдәниятне үстерү, аңа ярдәм итү чараларын камилләштерү буенча бик зур эш башкара. Аларның тырышлыгы Татарстанда гамәлгә ашырыла торган чараларга аваздаш. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Якутиянең «Улус.Медиа» басмасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Бездә уңышлы гамәлгә ашырыла торган уртак проектлар һәм киләчәктә бу өлкәдә хезмәттәшлек итү өчен зур перспективалар бар», – дип искәртте Татарстан Рәисе.

Шуңа бәйле рәвештә, Миңнеханов телләрне саклау эшендә технологияләр һәм фикерләр белән алмашуның әһәмиятенә басым ясады, якут һәм татар телләренең якын кардәшлеге бу җәһәттән «оптималь юлларны бергәләп эзләү файдасына» эшләвен билгеләп үтте.

Моннан тыш, ТР Рәисе соңгы елларда Татарстан белән Якутия арасындагы мәдәни-гуманитар элемтәләрнең яңа импульс алуына канәгать булуын белдерде. Ул шулай ук якут халкының Ысыах бәйрәме үзендә зур тәэсир калдыруын әйтте һәм якут киносының уңышларын бәяләде. «Кинематография өлкәсендә безгә сездән күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле», - дип өстәде ул.