ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30

«Ак Барс» хоккейчылары «Динамо»га дүртенче тапкыр җиңелде, команда өчен сезон тәмам

0

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «Динамо» командасына оттырды. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Плей-офф этабында командалар дүрт җиңүгә кадәр көрәшә. Бүген Казанның «Ак Барс»ы плей-оффның икенче раундында Мәскәүнең «Динамо»сына дүртенче тапкыр оттырды һәм Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп калды. Беренче раундта «Ак Барс» Екатеринбургның «Автомобилист» командасын дүрт тапкыр җиңә алган иде.

Беренче периодның сигезенче минутында «Динамо» һөҗүмчесе Джордан Уил исәпне ачты (0:1). Унынчы минутта Дилан Сикьюра гол кертте (0:2). Бу голдан соң «Ак Барс» капкачысын алмаштырды: бозга Әмир Мифтахов урынына Тимур Билалов чыкты.

Икенче периодның унберенче минутында, «Динамо» күпчелектә уйнаганда, «Ак Барс» капкасына өченче алка керде, гол авторы – Максим Комтуа (0:3). Унсигезенче минутта Артём Ильенко дүртенче голны кертте (0:4).

Өченче периодның җиденче минутында Максим Комтуа дубль ясады (0:5). Уникенче минутта «Ак Барс» сакчысы Митчелл Миллер гол кертте (1:5). Унбишенче минутта Максим Комтуа хет-трик ясады, ул алканы «Ак Барс»ның буш капкасын кертте (1:6).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Мифтахов (Билалов);
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
  • Кошелев – Семёнов – Яшкин, Фальковский – Миллер;
  • Петан – О’Делл – Сем.Терехов, Журавлёв – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов, Лучевников – Ст.Терехов.

«Динамо»

  • Подъяпольский (Моторыгин);
  • Гусев – Уил – Сикьюра, Пыленков – Сергеев;
  • Комтуа – Пакетт – Рашевский, Адамчук – Ожиганов;
  • Джиошвили – Михеев – Швец-Роговой, Готовец – Сизов;
  • Кудрявцев – Ильенко – Римашевский (Чернов), Кудашов.