Казан яшүсмере квадроциклда автоинспектордан качмакчы булган, әмма һәлакәткә очраган
Кичә кич Вознесенье бистәсенең Черемшановая урамында автоинспекторлар номерсыз квадроцикл йөртүчесен туктатырга тырышып караган.
Эзәрлекләү вакытында машина йөртүче идарә итә алмаган, квадроцикл юлдан чыккан һәм ауган.
Йөртүченең таныклыгы булмаган, ул - 16 яшьлек казанлы. Аңа ОСАГО полисы булмаган һәм хокуксыз йөргән өчен административ материал төзегәннәр.
Квадроцикл штрафстоянкага куелган.