Татарстан хакимияте мәктәпләрдә бушлай кайнар туклануга чыгымнар нормативын арттырды
Татарстан Хөкүмәте агымдагы 2025 елга башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклануга чыгымнар нормативын арттырды. Республика Министрлар Кабинеты карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Бер укучыны тукландыруга норматив чыгымнар 69,43 сумнан 74,77 сумга кадәр артты. Башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы укучылар өчен кайнар туклануның уртача бәясе күрсәткече дә шул ук рәвешле арттырылды (ул норматив чыгымнарга тигез).
2026 һәм 2027 елларга планлаштырылган норматив чыгымнар әлегә арттырылмаган. Документ ректроактив характерга ия: аның гамәлдә булуы агымдагы елның 1 апреленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2025 елда мәктәп укучыларын бушлай туклану белән тәэмин итү өчен 2,7 миллиард сумнан артык акча тотылачак.