Талиблар «KazanForum»га киләчәк һәм Трансәфган тимер юлы төзелеше турында фикер алышачак
«Талибан» хәрәкәте Казанда 14-16 майда узачак «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2025» саммитында катнашачак. Бу хакта РФ Президентының Әфганстандагы махсус вәкиле Замир Кабулов хәбәр итте. Форум барышында 573 километр озынлыктагы Трансәфган тимер юлы төзелеше турында фикер алышачаклар. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.
Материалда әйтелгәнчә, «Талибан» хәрәкәтен Россиядә террорчылык оешмалары исемлегеннән чыгару хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ача. Аерым алганда, бу Үзәк Азиядә TAPI (Төркмәнстан — Әфганстан — Пакистан — Һиндстан) газүткәргечен һәм Трансәфган тимер юлын төзү кебек масштаблы проектларны тормышка ашыруга кагыла. Әлеге проектлар Үзәк Азия илләренә Әфганстан территориясе аша Фарсы култыгы һәм Һинд океаны портларына турыдан-туры бару мөмкинлеге бирәчәк.
Моннан тыш, Казандагы форумда Термез — Наибабад — Логар — Харлачи һәм Мазари – Шәриф — Герат — Диларам — Кандагар — Чаман кебек тимер юллар төзү проектлары каралачак. Әлеге транспорт коридорлары Россия, Үзәк һәм Көньяк Азия арасындагы элемтәләрне сизелерлек дәрәҗәдә көчәйтергә мөмкин.
Россиядә «Талибан» хәрәкәте эшчәнлеген тыюны гамәлдән чыгару турындагы карарны Югары суд 17 апрельдә кабул итте. Әлеге карар хәрәкәткә шул исәптән зур халыкара проектларда катнашу мөмкинлеге дә бирде. Мондый карар башка илләрдә дә кабул ителде: Казахстан «Талибан»ны 2023 елның декабрендә террорчылык оешмалары исемлегеннән чыгарды, ә Кыргызстан моны 2024 елның сентябрендә эшләде.
Казандагы форумда 87 илдән 20 меңнән артык кеше катнашачак дип көтелә. Чара кысаларында Россия-Әфганстан бизнес-форумы узачак, анда РФ вице-премьеры Алексей Оверчук һәм Әфганстан сәнәгать һәм сәүдә һәм авыл хуҗалыгы министрлары катнашачак.