«СалаваТіклар» язга багышланган җыр чыгарды һәм майда булачак опен-эйрга әзерләнә
Бүген «СалаваТік» төркеме язга багышланган яңа клип тәкъдим итте. «Язгы тамчы» җырының сүзләрен Халисә Хәкимуллина, көен Мәсгудә Шәмсетдинова язган.
«Быел иртә килгән яз безнең «СалаваТікларны» да аптырашта калдырды. Кар бик тиз эреп бетте, ташулар китте, балалар гөрләвекләр буйлап кәгазь көймәләр җибәрергә дә өлгермәде. Без «СалаваТіклар» белән моны төзәтергә булдык – язгы тамчы турында җыр һәм видеоклип әзерләдек», – дип аңлатты «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Гөлнара Хәйдәрова.
«Җырны өйрәнү бик тиз, көйне отып алуы да җиңел. Ул балалар бакчаларында бик популяр булыр һәм язгы бәйрәмнәрдә яңгырар дип уйлыйбыз», – дип өстәде ул. «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының проектлары - «СалаваТік» һәм «Алма» төркемнәре җанатарлары өчен май бүләге әзерли. Бу ачык һавадагы бәйрәм - Open Air булачак.
«Ачык һавада концерт-тамаша, күңелле уеннар, китап ярминкәсе уздырырга, җәйне укучылар һәм нәни тамашачыларны җыеп җырлар һәм биюләр белән каршы алырга ниятлибез», - дип белдерде «СалаваТік» проекты кураторы Руфия Мөхетдинова.
«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының юбилейлары уңаеннан без язылучылар өчен яңа акция игълан итәргә булдык. 100 + 35 = 135, ягъни «Салават күпере»нә – 35, «Сабантуй»га – 100 ел! Бер балалар бакчасы һәм мәктәптән ике балалар басмасына 135 абунәче җыйган уку йортларында «Алма» һәм «СалаваТік» төркемнәре катнашында концерт бүләк итәчәкбез», – дип сөйләде ул тагын бер инициатива турында.