ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30

2025 елда Татарстан бердәм пособие түләүгә 4 млрд сумнан артык акча юнәлдергән

0

Татарстанда бердәм пособиене 192 меңнән артык баланың ата-анасы ала. Агымдагы елның өч аенда гына да Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге аны түләүгә 4 миллиард сумнан артык акча юнәлдергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә бердәм пособие билгеләнә. Республикада 2025 елда ул 15 073 сум тәшкил итә. Дәүләт ярдәмен 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр яки 12 атнага кадәр учетка баскан йөкле хатын-кызлар ала.

«Шуны аңлау мөһим, без керемнәргә генә карамыйбыз. Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге мохтаҗлыкны комплекслы бәяли - гаиләнең мөлкәте һәм керемнәре исәпкә алына», - диде Эдуард Вафин.