ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30

«Ак Барс» икенче уен рәттән, бер алкага калышып, Мәскәү «Динамо»сына оттыра

0

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «Динамо» командасына рәттән өченче уенда җиңелде. Матч Мәскәүдә узды.

Командалар плей-офф этабының киләсе раундына чыгар өчен көрәшә. Дүрт тапкыр җиңгән команда алга таба үтә, ә җиңелгәне Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Бүген «Динамо» – «Ак Барс» сериясенең бишенче уены булды. «Ак Барс» исәбендә ике җиңү, ә «Динамо»ның – өч.

Беренче периодның өченче минутында «Динамо» сакчысы Артём Сергеев исәпне ачты (1:0). Дүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Семён Терехов исәпне тигезләде. Семён Терехов бу сезонның плей-офф этабында бозга беренче тапкыр чыкты һәм шунда ук гол да кертеп куйды (1:1). Уналтынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Динамо» уенчысы Никита Гусев гол кертте (2:1).

Икенче периодның бишенче минутында Максим Комтуа алканы «Ак Барс» капкасына кертте, тик ул аны тимераягы белән этеп җибәрде, шуңа гол исәпләнмәде. Сигезенче минутта алка барыбер Казан командасы капкасына керде, гол авторы – Артём Швец-Роговой (3:1). Унҗиденче минутта Артём Михеев «Ак Барс» капкасына дүртенче голны кертте (4:1). Әлеге голдан соң «Ак Барс» капкасын сакларга Тимур Билалов урынына Әмир Мифтахов чыкты.

Өченче периодның тугызынчы минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, команда капитаны Дмитрий Яшкин гол кертте (4:2). Периодның соңгы минутында, «Ак Барс» капкачыны алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырып уйнаган вакытта, Николас Петан «Динамо» капкасына өченче алканы кертте (4:3). Ике көн элек узган уенда да «Ак Барс» бары тик бер алкага калышып оттырды.

Командалар составы:

«Динамо»

  • Подъяпольский (Моторыгин);
  • Гусев – Уил – Сикьюра, Пыленков – Сергеев;
  • Комтуа – Пакетт – Рашевский, Адамчук – Ожиганов;
  • Джиошвили – Михеев – Швец-Роговой, Готовец – Сизов;
  • Кудрявцев – Ильенко – Римашевский (Чернов), Кудашов.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
  • Сем.Терехов – Семёнов – Яшкин, Фальковский – Миллер;
  • Пета – О’Делл – Бровкин, Князев – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов, Лучевников – Ст.Терехов.

Киләсе уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» – «Динамо» матчы 22 апрель көнне 19:00 сәгатьтә башлана.