ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30

Волгоград мөхтәсибәте махсус операция зонасына ярдәмнең чираттагы партиясен җибәрде

0

Волгоград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Волгоград мөхтәсибәте) рәисе Мөслим Суюнов, мөхтәсибәтнең актив әгъзалары - Ингушетия Республикасының Волгоград өлкәсендәге тулы вәкаләтле вәкиле Герихан Мержоев, фермер Валерий Клупов фикердәшләре белән бергә Волгоград шәһәр Думасының хәйрия акциясендә катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бер максат – бер Җиңү!» волонтерлар төркеме эшендә Волгоград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте дә катнаша. Әлеге төркемне Волгоград шәһәр Думасы депутаты Иван Селезнев төзегән. Шушы көннәрдә без төркем эшчәнлеге кысаларында Пасха алдыннан православие хәрбиләре өчен унике мең кулич сатып алдык һәм аларны махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен тапшырдык», - дип сөйләде Мөслим Суюнов.

«Бер максат – бер җиңү!» волонтерлык төркеме активистлары махсус операциядә катнашучы якташларына азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле әйберләрне даими рәвештә тапшыра.

«Православие хәрбиләре өчен күчтәнәчләр - куличларны христиан бәйрәме уңаеннан инде икенче ел рәттән тапшырабыз. Бу да безнең милләтара һәм динара бердәмлегебезнең реаль чагылышы», - дип искәртте Ингушетия Республикасының Волгоград өлкәсендәге тулы вәкаләтле вәкиле Герихан Мержоев.