ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30

Казанда «Созвездие-Йолдызлык» фестивале башланып китте

0

Шимбә, 19 апрельдә, Казанда КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында «Созвездие-Йолдызлык – 2025» республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале башланып китте. Ел саен үткәрелә торган әлеге чара быел юбилеен билгеләп үтә – 25нче мәртәбә уздырыла.

2025 елда «Созвездие-Йолдызлык» фестивале Ватанны саклаучы елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Чарада республиканың 45 районыннан 5,5 меңнән артык талантлы бала җыелды. Гомумән алганда, фестивальдә 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге 50 мең кеше катнашкан, шуларның 17 меңе ярымфиналга үткән, 10 зона этабында барлыгы 2,5 мең иҗади номер тәкъдим ителгән.

«Татарстанда фестиваль яшь талантларга ярдәм итүдә һәм аларны үстерүдә төп роль уйный. Ул сәләтле балаларны ачыклый һәм хуплый, шулай ук аларны җәмгыятькә интеграцияләргә ярдәм итә – мөһим социаль миссия үти», — дип билгеләп үтте фестивальдә «Созвездие-Йолдызлык» конкурсының генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

Чараның максаты – балаларның һәм яшьләрнең иҗади потенциалын үстерү һәм тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләр тудыру, шулай ук Татарстан халыклары мәдәниятенең әхлакый традицияләрен саклап калу.

«Бүген мин вокаль номер тәкъдим итәм — «Песня фронтового шофера» әсәрен башкарам. Мин мондый чараларда инде икенче ел чыгыш ясыйм. Беренче тапкыр катнашканда бик нык дулкынландым һәм хәтта район турын да уза алмадым. Бу юлы сәхнәдә үземне иркенрәк хис итәм, әмма барыбер кешеләр күп булу һәм жюри составы бик җитди булу сәбәпле борчылам», - дип уртаклашты фестивальдә катнашучы Валерий Вохминцев.

Шулай ук Казанда «Йолдызлык балалары — Геройларга» акциясен башлап җибәрделәр. Хәзер теләгән һәркем махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә җылы хат яза ала. Рәхмәт сүзләрен теркәлү өстәле янында урнашкан бланкларга язарга була. Аннары хатны өчпочмаклап бөкләп махсус тартмага салырга кирәк. Хатларны соңыннан геройларга алгы сызыкка илтеп тапшырачаклар.

Фестиваль 24 апрельгә кадәр (24 апрельне дә кертеп) дәвам итәчәк. Катнашучылар «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында узачак гала-концерт сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинлеге өчен көрәшә. Нәкъ менә әлеге сәхнәдә быелгы проектта җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак.