Дәүләт Советы Татарстан Рәисе вазифасына кандидатка карата таләпләрне раслады
Татарстан Дәүләт Советы республика Рәисе вазифасына кандидатка карата таләпләрне раслады. Республиканың Сайлау кодексына үзгәрешләр кертә торган әлеге закон проектын парламентның тугызынчы утырышында депутатлар кабул итте.
«Татарстан Республикасы Рәисенә кандидат булып Россия Федерациясе гражданины, Россиядә даими яшәүче, пассив сайлау хокукына ия булган, тавыш бирү көненә 30 яше тулган кеше тәкъдим ителә ала», – дип сөйләде депутат Альберт Хәбибуллин закон проектын тәкъдим итеп.
Закон проектны буенча, чит ил кешеләрнә һәм гражданлыгы булмаган затларга сайлау кампанияләрендә катнашуны тыячаклар. Бу тыю шулай ук чит ил һәм халыкара оешмаларга, халыкара иҗтимагый хәрәкәтләргә, чит ил агенты дип табылган затларга һәм оешмаларга карата да гамәлдә була.
«Аларның кандидатларны, кандидатлар исемлеген тәкъдим итүгә, теркәлгән кандидатларны сайлауга, сайлауларда билгеле бер нәтиҗәгә ирешүгә булыша яки аяк чала торган эшчәнлек алып бару, шулай ук башка төр формаларда сайлау кампанияләрендә катнашу хокукы булмаячак», – дип аңлатты депутат.
Закон проекты шулай ук түләүсез эфир вакытын һәм бушлай матбугат мәйданын бүлү тәртибен дә билгели. Аерым алганда, эфир вакытының һәм матбугат мәйданының гомуми күләменнән икедән бер өлеше теркәлгән кандидатлар исемлекләрен күрсәткән сайлау берләшмәләре арасында, калган өлеше теркәлгән кандидатлар арасында тигез өлешләрдә бирелә.
Сентябрьдә Татарстанда республика Рәисе, җирле үзидарә органнарының вәкиллекле органнары депутатлары һәм Дәүләт Советына бер депутат сайланачак.