ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30

Песошин социаль объектлар төзегәндә аларга булган ихтыяҗны исәпкә алырга чакырды

0

Аерым социаль-мәдәни объектларны реаль ихтыяҗга һәм аларны урнаштыруның оптималь вариантларына карап төзүнең максатчанлыгы мәсьәләсе актуаль булып кала. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы утырышында республика Премьер-министры Алексей Песошин сөйләде.

«Мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының куәтен билгеләгәндә, муниципалитетлар объектны урнаштыру планлаштырылган территориядәге балалар санын һәрвакытта да дөрес исәпкә алмый», – диде Хөкүмәт башлыгы.

Песошин сүзләренчә, хәзер республиканың Икътисад министрлыгы, Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге Төзелеш министрлыгы белән берлектә, «артык зур һәм кыйммәтле объектларны кирәксез төзүгә юл куймас өчен» программаларны реаль ихтыяҗны исәпкә алып формалаштыру өчен яңа алымнар эшли. Мондый йөкләмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов бирде.

Капиталь ремонт программаларында да шундый ук хәл күзәтелә, диде Алексей Песошин. Муниципалитетлардан 10-15 ел элек төзелгән объектларны ремонтлауга акча бүлеп бирү турында мөрәҗәгатьләр ешрак килә башлады, диде ул.

«Монда мәсьәлә ремонтлар арасындагы интерваллар беткәнче объектларны, шул исәптән боз сарайлары һәм бассейннар кебек объектларның технологик җиһазларын да тиешенчә эксплуатацияләүдә тора», – диде Татарстан Премьер-министры.

Ул бу юнәлештә эш көчәйтеләчәк дип ышандырды.