Текстолог Фәния Фәйзуллина: Тукай вафатыннан соң Фатих Әмирхан бер ел язмыйча торган
Яңа басылып чыккан Фатих Әмирхан әсәрләре академик басмасының беренче томын төзүче, текстолог-галимә Фәния Фәйзуллина әйтүенчә, шагыйрь Габдулла Тукайның вафат булуы язучы, тәнкыйтьче Фатих Әмирханга тәэсир иткән.
«Фатих Әмирханның үзеннән соң калган исемлектә 1926 елда язылган икенче дәфтәрләре турында мәгълүмат бар. Аны «ун дәфтәр» дип атыйлар. Ләкин кулыбызга шуның алтысы гына килеп керде, дүртесенең язмышы билгесез. Алты дәфтәрнең дүрт дәфтәрен Фатих Әмирхан 1912 елның сентябрь - октябрендә язып бетерә. Шуннан соңгы ике дәфтәрнең тышында 1913 сентябрь аеннан октябрь аена кадәр даталар тора. Ни өчен шундый аралык белән язылган, дигән сорау туа», - диде галимә Татар китабы йортында.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Фәния Фәйзуллина бу сорауга җавап табу өчен шул чорда чыккан матбугатка мөрәҗәгать итүләрен әйтте. «Бу вакытта матбугатта Фатих Әмирханга сораулар «ява» башлый: «Ни өчен сез «Хәят» әсәрен язудан туктадыгыз, аның дәвамы кайчан булачак?» – дигәннәр. Фатих Әмирхан язуыннан туктавын Габдулла Тукайның үлеме белән бәйли. Тукайның үлеме Әмирханга шулкадәр көчле тәэсир итә, ул хәтта үзенең иҗатыннан да туктый», - диде ул.
«Хәят»нең моңа кадәрге басмаларда беренче бүлеге генә урын алган иде. Без аның икенче кисәген дә таптык, ике кисәгенең кулъязмасы ТР Милли музеенда саклана. 2016 елда кулъязманы алып, укып, бастырып чыгардык», - дип искәртте ул.
Галимә әдәби әсәрләрне укуы кызык һәм мавыктыргыч булуын билгеләп үтте.
«Аңлатма һәм искәрмәләр өлешенә дә игътибар итсеннәр иде. Әсәрнең язылу тарихына кагылган бик күп материаллар табарга була. Әсәрне укыганда аның нинди аралыкта язылганлыгы турында сорау тумый. Без, текстологлар буларак, «Хәят» повестен эшләгәндә Әмирханның әсәрнең икенче өлешен аерым дәфтәрләргә язып баруын, һәр дәфтәрнең беренче битенә даталарын куюын беләбез», - диде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев