ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанга Төркиядән бизнес-делегация килде

0

Бүген ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ДЕИК Төркия-Россия Эшлекле Советы делегациясе белән очрашты. Катнашучылар арасында Төркиянең 27 компаниясе җитәкчелеге вәкилләре бар иде, дип хәбәр итә Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте.

Миңнуллина билгеләп үткәнчә, Төркия чит илләр арасында Татарстанга инвестицияләр кертү буенча лидерлыкны ныгытты.

«Без моны мәдәниятебез, тарихыбыз, динебезнең уртак булуы белән аңлатабыз һәм еллар дәвамында ныгый барган дуслык белән бәйлибез. Заманалар төрле, катлаулы булды, хәзер дә алар гади түгел, әмма без Төркиядән инвестицияләр килүен дәвам итүен күрәбез. Безнең өчен Төркия бизнесының шундый зур делегациясен кабул итү зур мәртәбә. Без анда катнашучылар Татарстанда яңа партнерлар табар һәм республика территориясендә үз производстволарын локальләштерер дип өметләнәбез», - дип саный ул.

ДЕИК Төркия-Россия Эшлекле Советы рәисе, Төркия компаниясе идарәсе рәисе Иззет Экмекчибаши искәртеп үткәнчә, кризиска да карамастан, Төркия Россиягә инвестицияләр кертүен һәм эшләвен дәвам итә.

«Безнең очрашулар, уртак эшебез, партнерлыгыбыз киләчәктә дә дәвам итәчәк. Безнең Россия белән сәүдә мөнәсәбәтләре, нигездә, Татарстанның инвестицион климаты кысаларында уза! Бу Төркия эшкуарларының Татарстанга карата җылы мөнәсәбәтен күрсәтә», - дип искәртте Совет рәисе.

Делегация әгъзалары шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенә үз компанияләрен тәкъдим итте.