ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30

Мисырдан Казанга кайта торган рейс икенче тәүлек тоткарлана

0

AlMasria Universal Airlines авиакомпаниясенең Шарм-эль-Шейхтан Казанга кайта торган рейсы икенче тәүлек тоткарлана. Бу хакта Казан аэропортының онлайн-таблосындагы мәгълүматлардан күренә.

Самолет Казанга 16 апрельдә 00:20 сәгатьтә кайтып җитәргә тиеш булган. Әмма соңрак ике яңа вакыт игълан ителде: башта 02:20, соңыннан 14:20. Шуңа да карамастан, самолет кабат тоткарлана. Онлайн-таблодагы мәгълүматлар буенча, хәзер самолет 17 апрельдә, 12:15 сәгатьтә очып киләчәк дип күрсәтә.