ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Чаллының шәфкать туташы бөтенроссия бәйгесенең финалына үтте

0

Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсенең күз авырулары бүлеге шәфкать туташы Илзирә Ибраһимова Россия бәйгесенең финалына үтте. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

«Бу бәйге гыйнварда башланып китте. «Илзирә «Җиңү таңы» җырың белән Мәскәү өлкәсендә сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасындагы патриотик җырлар бәйгесенә чыгыйк әле», – диде профсоюз җитәкчесе. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Башта видеодан өзек җибәрдек. 20 мартка кадәр сайлап алу туры узды. Россия буенча 245 кеше арасыннан сайлап алганнар. Бик сөендем. Беренче тапкыр зур бәйгеде катнаштым. Мин анда Татарстан данын яклыйм. Тиздән Мәскәүгә барабыз», – диде Илзирә.

Әлеге җырның текстын шәфкать туташының әнисе, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева язган. Көен Чаллының автор-башкаручысы Айзилә Вахитова иҗат иткән.

Илзирә Ибраһимова Татарстанның әлеге бәйгедә җиңүенә өметләнә.

Бүгенге көндә онлайн тавыш бирү бара. Татарстан данын яклаучы җырчы шәфкать туташы өчен менә бу сылтама буенча кереп, Илзирә Ибраһимова («Героям» дигәнгә) 27 апрельгә кадәр тавыш бирергә кирәк. Иң күп тавыш җыючы «Народное призвание» премиясенә лаек була.