ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30

Актанышта Мәгыйс Әһлетдинов исемендәге нәфис сүз бәйгесе башланды

0

Актаныш районында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышлап мәдәният-сәнгать, тарих юнәлешендә киңкырлы «Ватан дәшә - Родина зовёт» фестивале игълан ителде. Фестиваль кысаларында «Җиңү җырын җырлый Актаныш» конкурсы узып та китте. Хәзер авыл җирлекләре, район үзәге оешмалары, уку-укыту учреждениеләре арасында Мәгыйс Әһлетдинов исемендәге нәфис сүз бәйгесе башланды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Ул ике этапны үз эченә ала.

1 этап - Бөек Ватан сугышы елларында Актаныш районында, авылларында әби-бабаларыбыз истәлекләре буенча язылган вакыйгалар, реаль кешеләр, саннар, фактлар, документлар, экспонатлар, ядкарьләр белән баетылган әдәби очерк, эссе, поэма, нәсер, хат, инша, шигырьгә салып татар телендә, сәхнә чыгышы әзерләү.

Максатыбыз җирлегебездә яшәүче төрле сугышта катнашкан геройларның, ветераннарның батырлыгын тасвирлау, сугыш чоры балаларының, хатын-кызлар, өлкән буын күргән вакыйгаларны, аерым язмышларны тарихта калдыру, буыннан-буынга тапшыру.

2 этап көз аенда конкурска нәтиҗә ясау. Ул Актаныш районының легендар шәхесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәгыйс Әһлетдиновның иҗатына багышланган чара форматында уздырылачак.

«Умырзая», «Тылсым», «Алтынчәч», «Әтәчкәй». «Кояшкай» балалар бакчалары һәм технология техникумы нәфис сүз осталары инде жюрига үзләренең чыгышларын тәкъдим итте.