26 апрельдә Туган тел көнендә үткәреләсе бәйрәм чаралары программасы билгеле
26 апрельдә Туган тел көнендә үткәреләсе бәйрәм чаралары программасы билгеле булды.
«Быел 26 апрельдә бөек татар шагыйре Г.Тукайның 139 еллыгына багышланган Туган тел көнен бәйрәм итү тагын да киңрәк дәрәҗәдә узачак», – дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Чаралар 9:30 да Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янәшәсендәге Г.Тукай һәйкәленә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре, киң җәмәгатьчелек тарафыннан чәчәкләр салудан башлана. Аннары Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗат берлекләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, әйдәп баручы мәдәният учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, балалар коллективлары, язучылар җәмгыяте катнашында Тукай скверында (Пушкин-Островский урамнары киселешендә) традицион шигъри чәчәк салу тантанасы узачак.
Исегезгә төшерәбез, мондый чара нәкъ менә шушы урында узган гасырның 50 нче еллары ахырыннан үткәрелә башлаган иде.
Туган тел көнен киң колачлы бәйрәм итү яңа Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры территориясендә (Х.Такташ ур., 74) планлаштырылган, анда төп чаралар 10 мәйданчыкта узачак. Бәйрәмнәр буыннар бәйләнешен, милли сәнгатьнең төрле юнәлешләрен гәүдәләндерә һәм төрле максатчан аудиторияләргә исәпләнгән.
Төп сәхнәдә Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан традицион рәвештә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшыру, ТНВ телеканалында туры эфирда трансляцияләнгән бөек шагыйрьгә багышланган театральләштерелгән чара узачак.
Шәрык залында «Апуш» балалар татар театр студиясенең «Авыл эте Акбай» спектакле күрсәтеләчәк - ул «Театральное Приволжье» округ фестивале җиңүчесе булды. Спектакль тәмамлангач, Шәрык залы сәхнәсендә дә музыкаль программа күрсәтеләчәк.
Театрның яңа бинасының универсаль залында шагыйрьләр, артистлар, иҗат җәмәгатьчелеге тарафыннан туры эфирда Г.Тукай шигырьләре укылачак, шуннан соң Г.Тукай премиясе номинанты «Казанга Тукай кайткан» спектакле күрсәтеләчәк.
Театр холлында киң җәмәгатьчелеккә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырылган тел проектлары күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.
Шулай ук бинада беренче тапкыр «Язгы Печән базары», конференц-залда «Ачык университеты» лекорие эшләячәк.
Урам территориясендә, Кабан күле яр буенда 14:00 сәгатьтән зур урам сәхнәсендә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге оештырган шигъри митинг башланачак, ул ТНВ туры эфирында тәкъдим ителәчәк.
16:00 сәгатьтә урам сәхнәсендә социаль челтәрләрдә трансляцияләнәчәк «Мин татарча сөйләшәм» ХХ юбилей яшьләр акциясенең Гала-концерты башлана.
Мәйданчыкларның эш вакыты, режимы өстәмә рәвештә аерым матбугат конференциясе кысаларында тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш, бәйрәмнәр муниципаль районнарда, Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татарлар тупланып яши торган урыннарда, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә узачак.
«Туган тел көненең статусы һәм масштабы даими үсә бара. 2014 елга кадәр лауреатлар Г.Тукай һәйкәле янында игълан ителсә, ә бүләкләү 30 августта булса, соңгы 10 елда премия рәсми рәвештә 26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә тапшырылса, театрда рәсми бәйрәм итү дә, шигъри митинг та бербөтен булып торды. Хәзерге вакытта Камал театрының берничә мәйданчыгы булган яңа бинасы тулы көченә эшли башлагач, яңа дәрәҗәдә төп бәйрәмнәр нәкъ менә шунда узачак. Яшь буын, гаиләләр, төрле мәйданчыкларда катнашучылар өлкән буын һәм язучылар җәмгыяте чараларын да күрә алачак, алар, үз чиратында, профессиональ сәхнә мөмкинлекләрен сынап караячак һәм гамәлгә ашырыла торган проектларны күрә алачак» диелгән хәбәрдә.
«Әлеге мәйданчыклар барлык буын кунакларын һәм бәйрәмдә катнашучыларны берләштерер, милли сәнгатебез өчен яңа мөмкинлекләр күрсәтер дип өметләнәбез. Туган тел көне бик бай булырга вәгъдә итә» - дип Мәдәният министрлыгы республика башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны онытылмас вакыйгага чакыра.