ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30

Махсус операция хәрбие Кукмара районы башлыгына «Нива» машинасы өчен рәхмәт әйтте – видео

0

Шушы көннәрдә Кукмара районыннан махсус операция зонасына кирәк-яраклар тутырылган, прицеплы «Нива» машинасы җибәрделәр. Автомобиль алуда ярдәм сорап район башлыгына Кукмарадан киткән Титан позывнойлы хәрби мөрәҗәгать иткән. Ул махсус операция башланганнан бирле хәрби хәрәкәтләр зонасында.

«Машина махсус операция зонасына барып җитте. Титан позывнойлы хәрбидән хәбәр алдым. Егетләр, үзегезне саклагыз!» – дигән район башлыгы Сергей Дмитриев.

«Яраткан Татарстаным. Мин барып җиттем дияргә була. Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевичка, Кукмара шәһәре халкына, «Кукмара хәрби тугандашлыгына», дусларыма, бу машинаны тәртипкә китергән өчен Яхмиев Ниязга тагын бер кат рәхмәт әйтәсем килә. Мин гел безнең яраткан Шәймиев бабаебыз сүзләре яклы булдым. Хәтта аның сүзләре минем танкка да язылган иде: «Без булдырабыз. Җиңү безнең якта булачак!» – дип сөйли хәрби видеороликта.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.

«Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Элегрәк, 3 мартта, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Язма Эльвира Иванова ярдәме белән әзерләнде.