Александр Тыгин: «Төп проблема – аңламауда» яки йортны кем кайгыртырга тиеш?
«Төп проблема – аңламауда»
– Александр Васильевич, күптән түгел сез кешеләр йорт белән идарә итүнең нинди формалары булганын да, аларның бер-берсеннән нәрсә белән аерылганын да аңламый, дигән идегез.
– Беләсезме, республика Дәүләт торак инспекциясенә халыктан бик күп сораулар килә. Үткән ел 24 меңгә якын мөрәҗәгать кабул ителде, бу 2023 елдан 34 процентка күбрәк.
Шушы сорауда без бер проблеманы күрәбез, ул да булса – аңламау. Йорт белән идарә итү системасын аңламау гына түгел, ә гомумән: фатирың ни хәлдә, бу системада кем нәрсә өчен җавап бирә, син нәрсә өчен түлисең... Кеше бу проблемалардан ерак тора. Бары тик әлеге система дөрес эшләми башласа гына аңарда ниндидер хисләр туа, ачуы чыга. Нишләп кран эшләми, ни өчен ут юк... Барысы да эшли икән – бик әйбәт, кеше болар турында уйламый да.
Шуны әйтәсем килә: әгәр ниндидер проблема чыга икән, интернетка язып тутырып, прокурор яки торак инспекциясе телефоннарын эзләргә кирәкми. Иң яхшысы - «Торак-коммуналь хуҗалык Дәүләт мәгълүмат системасы»нда теркәлергә дә, сезнең йорт белән кем идарә иткәнен белешергә. (РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы карамагындагы «ТКХ Дәүләт мәгълүмат системасы» dom.gosuslugi.ru адресы буенча урнашкан. Анда Россиядә торак фонды белән идарә итүгә кагылышлы бөтен мәгълүмат җыела һәм саклана).
Әгәр сез яши торган күп фатирлы йорт өчен профессиональ оешма – идарәче компания җаваплы булса, бәхетегез бар. Бәхетегез юк икән, димәк, сез күршеләрегез идарә итә торган шартларда яшисез. ТСЖ, ягъни Торак милекчеләре ширкәте турында сүз бара.
– Нигә «бәхетегез юк икән» дисез?
– Чөнки профессиональ оешма һәм күршедәшләр идарәсе – икесе ике нәрсә. Әйе, сезнең йортта ниндидер заманча җиһазлар урнаштырылмаган, ишегалды иркен, карны чыгарырга кирәкми һәм башка шундый проблемалар юк икән, ТСЖ формасы да начар түгел. Ул авыл җирендәге ике катлы берничә фатирлы йортларга туры килергә мөмкин.
Ә зур шәһәрләрдәге күп фатирлы биек йортны, аның тротуарларын, кечкенә генә ишегалдын ничек тәртиптә тотарга? Фатир хуҗалары төзегән берләшмәнең моңа көче җитәрме? Статистика күрсәткәнчә, ТСЖ – идарә итүнең уңышсыз формасы.
Ләкин әле тагын да яманрагы шул – турыдан-туры, мөстәкыйль идарә итү формасы. Гади генә әйткәндә, мәсәлән, иң күбе 30 фатир урнашкан йортта һәр милекче су, җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итү өчен турыдан-туры килешү төзегән очрак бу. Ягъни торак-коммуналь хезмәтләр бөтен йортка түгел, ә һәр фатирга аерым күрсәтелә. Фатирдагы коммуналь челтәрләр өчен милекче җавап бирә, тышкы якта – шәһәр хезмәтләре, ә менә йорт эчендәге челтәрләр белән кем шөгыльләнергә тиештер?
– Милекчеләрме?
– Әйе. Торак милекчеләре ширкәтендә дә әле бу эшне бик авырлык белән алып баралар. Турыдан-туры идарә итү формасы файдаланылганда, моның белән гомумән беркем дә шөгыльләнми. Статистикага караганда, мондый идарә формасы – авария очракларының чыганагы.
Нәтиҗә ясыйк. Күп фатирлы йорт белән идарә итүнең өч формасы бар: гади генә әйткәндә – профессиональ, күршеләр белән берләшеп һәм «бернинди» дә. Торак кодексы буенча, болар – идарәче компанияләр, ТСЖ һәм турыдан-туры идарә итү формасы.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Кем идарә иткәне күренеп тора»
– Татарстанда күпме идарәче компания һәм күпме ТСЖ теркәлгән?
– Татарстанда «ТКХ Дәүләт мәгълүмат системасы»нда 18 меңгә якын күп фатирлы йорт теркәлгән. Алар электр энергиясе, газ, су (һ.б.) белән тәэмин ителә, һәм шуннан без әлеге ресурслар өчен түләүләрне күрәбез. Республикада 286 идарәче компания эшли. Алар 15,9 мең йорт белән идарә итә. ТСЖлар 1,6 мең йорт өчен җаваплы. «ТКХ Дәүләт мәгълүмат системасы»ндагы белешмәгә караганда, күп фатирлы 411 йортта турыдан-туры идарә итү формасы кулланыла. Безгә бүген шулар белән җитди рәвештә шөгыльләнергә кирәк.
– Торак милекчеләре йорт белән идарә итү формасын еш үзгәртәме?
– Теркәлгән 18 мең күп фатирлы йорттан ел саен якынча шундый 1,3-1,4 мең мөрәҗәгать була. Бу әллә ни күп түгел кебек. Идарә формасын үзгәртү карары милекчеләрнең гомуми җыелышында кабул ителә.
– Узган ел Дәүләт торак инспекциясенә татарстанлылардан 24 меңгә якын мөрәҗәгать килде, дидегез. Күбесенчә кемнән зарланалар – ТСЖларданмы, әллә идарәче компанияләрдәнме?
– Йортларның күбесе идарәче компанияләр карамагында булгач, шикаятьләрнең күбесе аларга кагыла. Әмма чагыштырып караганда, әлбәттә, күбрәк ТСЖлардан зарланалар.
Әйтик, Казанда меңгә якын күп фатирлы йорт ТСЖлар тарафыннан идарә ителә. Мәсәлән, 2000нче еллар башында төзелгән йортларның берсе – ТСЖ, ә янәшәдәге торак идарәче компания карамагында булырга мөмкин. Ләкин бу йортларның берсе әле 50 ел яхшы хәлдә торачак, ә икенчесенең киләчәге шикле. Ни өчен? Чөнки берсен яхшылап карыйлар, икенчесен - юк. Шуңа күрә без йорт подъездына кергәндә үк монда кем (ТСЖмы, әллә идарәче компанияме) эшләгәнен күреп торабыз.
– Вазгыятьне ничектер үзгәртеп буламы?
– Юк. Бу милекчеләрдән тора. Кешеләрнең аңына үтеп керергә кирәк. Матбугат аша аңлатырга тырышабыз. Әмма файдасы булырмы икән... ТСЖ идарә итә торган йортларда яшәүчеләр: «Безгә идарәче компания кирәкми, аларның тарифлары зур, ә без күп түләмибез», – дип ачулана башлаячак. Әйе, без закон буенча идарәче компанияләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кысылмыйбыз. Әмма йортны, ишегалдын карап тоту эшләренә бәя бирә алабыз. Торак-коммуналь хезмәтләр тиешле дәрәҗәдә күрсәтелми икән, инспектор штраф яза.
Әле бит ТСЖ идарә иткән йортларның капиталь ремонт өчен махсус счеты булырга тиеш. Аларның бөтенесе дә моны тәэмин итә аламы, дигән сорау бик актуаль. Милекчеләр үз фатиры өчен генә түгел, гомумән йортның торышын кайгыртып торырга бурычлы. Шуны төшендерергә кирәк.
«Милекчеләр үзләре хәл итсен»
– Конференцияләрнең берсендә сез идарә итүнең аерым ысулын – дәүләт исеменнән эшчәнлек алып бара торган муниципаль предприятиеләр булдыру турында закон кирәк дигән идегез. Ул вәзгыятьне ничек яхшырта ала?
– Алар базарда көндәшлек барлыкка китерәчәк. Шәхси оешмаларга яхшырак эшләргә этәргеч бирәчәк.
– Әңгәмәне йомгаклап, сорыйсы килә – торак милекчеләренә йорт белән идарә итүнең кайсы формасын сайларга киңәш итәр идегез?
– Шунысы күзәтелә: торак милекчеләре кайда таләп итсә, идарәче компания шул йортта барысын да җиренә җиткереп башкара. Йортта яшәүчеләр битараф икән, идарәче компания дә анда әллә ни тырышлык куярга ашыкмый. Чөнки таләп итүче юк. Шуңа күрә актив булырга кирәк.
Торак белән идарә итүнең теге яки бу формасын сайлагыз дип өндәргә җыенмыйм. Милекчеләр үзләре хәл итсен. Безнең исә бүгенге вәзгыятькә, булган мәгълүматка нигезләнгән үз фикеребез бар дип кенә әйтә алам.
Александра Давыдова, tatar-inform.ru