ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30

Казан агломерациясен үстерүнең комплекслы схемасы расланды

0

Татарстанда Казан агломерациясенең социаль-икътисади һәм киңлек үсешенең комплекслы схемасы расланды. ТР Министрлар Кабинетының бу карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Казан агломерациясе үсешенең максатчан күрсәткечләре 2050 елга аның халкы саны 2 млн 208,3 мең кеше тәшкил итәргә тиешлеген фаразлый. Эш урыннары санын 1 млн 282,8 меңгә, ә торак фонды мәйданын 103,1 млн кв. метрга кадәр арттыру ниятләнә.

Казанның үзендә халык санын 1 млн 567,0 мең кешегә, эш урыннары санын 885,7 меңгә, ә торак фонды мәйданын 62 млн 680 мең кв. метрга җиткерү планлаштырыла.

Татарстан Яшел Үзән муниципаль районында халык саны 252,7 мең, Биектау һәм Питрәч муниципаль районнарында 88,5 меңәр, Лаеш муниципаль районында 148,9 мең, ә Югары Ослан муниципаль районында 62,7 мең кешегә кадәр артырга тиеш.

Үз чиратында Яшел Үзән районында эш урыннары санын 144,7 меңгә, Биектау районында 56,1 меңгә, Питрәч районында 60,8 меңгә, Лаеш районында 91,2 меңгә, ә Югары Ослан районында 44,3 меңгә кадәр арттыру ниятләнә.

Яшел Үзән районында торак фондын 13,9 млн кв. метрга җиткерү планлаштырыла, Биектау районында – 6,2 млн., Питрәч районында – 7,1 млн., Лаеш районында – 8,2 млн., ә Югары Ослан районында – 5,2 млн.

Хәзер Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына ТР Икътисад министрлыгы, ТР Сәнәгать министрлыгы һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы белән 60 көн эчендә төбәк Министрлар Кабинетына комплекслы схеманы гамәлгә ашыру буенча чаралар планын эшләргә һәм тәкъдим итәргә кирәк.