ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30

Равил Фәйзуллин: Идарәгә яшьләр килде, һәм алар эшләргә тиеш дип уйлыйм

0

- Яңа идарәнең беренче утырышы бу. Монда бик күңелле кешеләр утыра. Шундый составтагы идарә булганы юк иде. Өмет уята торган яңа йөзләр!

Без хәзер бик авыр теманы күтәрдек – «Татмедиа»да эшләгәч, миңа бик таныш тема. Укымыйлар бит, язылмыйлар – андагы җитәкчеләргә дә бик кыен. Гаҗәп кыен. Нишләргә белмибез. Бөтенесе Интернетка күчте. Ярый әле, Хөкүмәт акча бирә. Газет-журналга 300 язылучы гына булса, туктатачаклар...

Мәсьәлә бик зур. Балалар матбугаты буенча теманы уртага салып сөйләшергә кирәктер, бәлки. Бүтән остаханәләр дә шундый түгәрәк өстәлләр ясый ала. Беркөнне Алмаз Хәмзин белән Хәбир Ибраһим катнашында матур концерт булды. Залга карасаң, анда ничә яшь кеше булды икән?

Мин урынбасарлар Дания белән Ильяска зур өметләр баглыйм. Безнең бу съездның төп мәгънәсе – идарәне яшәртә алдык. Бу идарәгә яшьләр килде, һәм алар эшләргә тиеш дип уйлыйм. Бу Берлекне алар үз йортлары итеп кабул итсеннәр иде. Сез бу бинага җан өрергә тиеш. Без сезгә өметләнәбез! – ди ул.

Татарстан Язучылар берлегендә яңа идарәнең беренче утырышында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.

  • Язучылар берлеге идарәсенең беренче утырышы: «Яшьләр килде, һәм алар эшләргә тиеш»