ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде

0

Татарстанда 31 марттан 7 апрельгә кадәр бензинның барлык маркалары һәм дизель ягулыгы бәяләре арткан. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.

АИ-92 бензины бер атна эчендә 1,12 процентка арткан, 1 литры 52,95 сумнан 53,54 сум булган, ә АИ-95 маркаласы 1,08 процент, 1 литры өчен 56,98 сумнан 57,59 сумга кадәр кыйммәтләнде.

Шуның белән премиаль маркалы бензин бәясе (АИ-98 һәм югарырак) бары тик 0,02 процентка, яки бер тиенгә генә арткан, 1 литры 80,89 сумнан 80,90 сумга кадәр җиткән.

Дизель ягулыгы үз чиратында 0,30 процентка кыйммәтләнде, 1 литры өчен 64,11 сум (элек – 64,92 сум) түләргә кирәк.

Тулаем илдә бензин бу вакыт эчендә 0,2 процентка кыйммәтләнде, 1 литры 59,34 сумнан 59,47 сумга кадәр җитте. Дизель ягулыгының бәясе 0,1 процентка арткан, 1 литры 70,98 сумнан 71,04 сумга кадәр җиткән.