ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Мошенниклар диспансеризация сылтавы белән «Дәүләт хезмәтләре» аккаунтын «вата»

0

Мошенниклар россиялеләрне алдау һәм аларның «Дәүләт хезмәтләре» мәгълүматларына керү мөмкинлеге алу буенча яңа схема уйлап тапкан. Хәзер аферистлар үз корбаннарына шалтыраталар, үзләрен поликлиника хезмәткәре дип таныштыралар, диспансеризация узарга кирәклеге турында сөйлиләр, шуннан соң «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинетларны «вата»лар. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгы кисәтә, дип хәбәр итә ТАСС.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, җинаятьчеләр кешегә шалтырата һәм шәхси кабинетка керү өчен кирәкле смс кодын әйтергә сорый. Аккаунтка керү мөмкинлеге алгач, мошенниклар «корбанын эшкәртүен» дәвам итә ала.

Ышанучан россиялегә инде икенче кеше шалтырата, шәхси кабинеты «ватылган» дип хәбәр итә һәм ярдәм хезмәте белән элемтәгә керергә кирәклеген әйтә.

Паника хәлендә зыян күрүче «техподдержка» белән элемтәгә керә, ул акчаны «коткарырга» тәкъдим итә: корбанга гариза тутырырга һәм банк карталарының фотоларын куярга тәкъдим итәләр, әмма соңыннан мошенниклар нәкъ менә шушы карталардан акча «салдыра»лар.

Эчке эшләр министрлыгында гражданнарга катлаулы парольләр һәм икеләтә саклау системасын урнаштырырга киңәш итәләр.