ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Прокуратура: Узган ел мошенниклар татарстанлыларның 6 миллиард сум акчасын урлаган

0

Узган ел мошенниклар татарстанлыларның 6 миллиард сум акчасын урлаган, шуның бары тик 77 миллион сумын гына кире кайтарып булган.

Татарстан прокуратурасы кисәтүенчә, мошенниклар кешеләрне алдау һәм үзләренә акча күчерергә мәҗбүр итү өчен төрле схемалар куллана.

Алар үзләрен банк, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, табиблар яки шәхси мәгълүматлардан файдалану мөмкинлегенә ия башка кеше дип таныштырырга мөмкин.

«Алар сезнең банк счетына бәйле проблемаларыгыз булуы, приз отуыгыз яки сезгә ашыгыч рәвештә нәрсә өчендер түләргә кирәклеге турында әйтә ала. Мондый шалтыратуларга ышанмагыз һәм шәхси мәгълүматларыгызны, парольләрегезне, банк карталарының номерларын телефон аша хәбәр итмәгез», - дип искәрттеләр ведомствода.

Шуны истә тотарга кирәк: әгәр сезгә шалтыраталар һәм акча күчерүне сорыйлар икән - трубканы куегыз һәм мәгълүматны тикшерү өчен банкка яки полициягә шалтыратыгыз.