Хәситә һәм читекләр: Казанда татар традицион модасы феномены турында сөйләячәкләр
Казанда татар костюмы элементлары – бизәкле читекләр һәм хәситәләргә багышланган лекция була. «Миллиард.Татар» лекториена кергән цикл кысаларындагы чара 17 апрельдә Габдулла Тукай Әдәби музеенда узачак.
Фото: © «Миллиард.Татар» телеграм-каналы
Тыңлаучыларны сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова белән очрашу көтә, ул татар модасындагы әлеге предметларның килеп чыгышы, мәдәни әһәмияте һәм сәнгати бизәлеше турында сөйләячәк. Лекция «Хәситә һәм бизәкле читекләр: татар чынбарлыгы феноменнары» дип атала.
Лекция 18.00 сәгатьтә башлана һәм 50 минут дәвам итә, шуннан соң кунаклар экспертка сораулар бирә алачак.
Чарада катнашу бушлай, алдан теркәлергә кирәк.
Фото: © «Миллиард.Татар» телеграм-каналы