Татарстан Космонавтика көнендә «Яшьләр һәм балалар» проектын тәкъдим итүдә актив катнаша
Бүген, Космонавтика көнендә, «Россия» Милли үзәгендә мөһим вакыйга – инициаторы РФ Президенты булган «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тәкъдим ителә. Бу хакта «Россия - мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Чара «Яшьләр һәм балалар» юнәлеше буенча Дәүләт Советы комиссиясе утырышын, 2025 елда Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның форум кампаниясен башлап җибәрүне һәм #МЫВМЕСТЕ Халыкара премиясенең бишенче сезонын үз эченә ала.
Тәкъдим итү чарасында Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның форумнарын тәмамлаган меңгә якын кеше һәм илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен җаваплы төбәк оешмалары вәкилләре катнаша. Чарада Татарстанны яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, шулай ук Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык форумнарының 10 катнашучысы һәм «Лица Росмолодежи» бәйгесендә җиңүче Владислав Ретукин кергән делегация тәкъдим итә.
Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, чараның максаты – илкүләм проектның төп бурычларын, булачак вакыйга һәм проектларның планнарын күрсәтү, шулай ук Россиянең мәдәни кодын формалаштыра торган кыйммәтләрне тәкъдим итү. Татарстан проектны әзерләүдә актив катнашты һәм аны раслаганда республиканың уңай тәҗрибәсе исәпкә алынды.