Татарстанда хәрбиләр 100 млн сумлык кредитлар буенча бурычларын каплый алды
Узган елның 1 декабреннән махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук аларның гаилә әгъзалары кредитлар буенча 10 млн сумга кадәр бурычларын каплый ала. Бу хакта Татарстанның баш суд приставы Әнвәр Закиров искәртте.
Моның өчен махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның туганнары суд приставлары бүлегенә шәхсән килергә, (843) 514 92 21 яки (987) 230 63 46 номерлары буенча кайнар элемтәгә шалтыратырга яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәрә ала.
Шул ук вакытта контракт күчермәсен яки Саклану министрлыгыннан белешмә бирергә, шулай ук туктатырга кирәк булган башкарма производствоны күрсәтергә кирәк.
«1 гыйнвардан безгә кредит түләүне туктату турында якынча 1200 гариза килде. Без 100 млн сумга якын 1000 эшне туктаттык. Гаризаларны махсус хәрби операциядә катнашучылары үзләре дә, аларның гаилә әгъзалары да биргән. 325 граждан кредитлар буенча бурычларын түләү йөкләмәләрдән азат ителде», - дип сөйләде Закиров.
Әлеге чара алимент түләү йөкләмәләренә яисә мораль һәм матди зыян өчен компенсацияләргә кагылмый.
Татарстан ясалма интеллект нигезендә эшләүче «Полина»ның тавышлы робот-ярдәмчесен куллана башлаган пилот төбәккә әверелде. «Полина» татарстанлылардан шалтыратулар кабул итә һәм булган кредитлар буенча гомуми мәгълүмат бирә. Әгәр дә җентекләбрәк консультация таләп ителә икән, «Полина» шалтыратуны ведомство хезмәткәренә юнәлтә.