Лениногорскида волонтер хәрбиләргә ярдәм күрсәтә: Һәр солдат – үземнең улым кебек
Лениногорск шәһәрендә яшәүче волонтер Энҗе Хафитулованың йортында барысы да махсус операция зонасындагы хәрбиләр турында кайгырту һәм җылылык белән сугарылган. Белемгә тартылу, бөтен эшне төпле итеп башкарырга һәм башлаган эшне азагына кадәр җиткерергә омтылу – Энҗе Хафитулованы тормыш юлы буе озата килүче сыйфатлар. Ә 2024 елның октябреннән әлеге сыйфатлар аның махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итү миссиясенең нигезе булды.
Энҗе Зәкиулла кызы «Ярату һәм догалар белән» волонтерлык төркеме составында хәрбиләр өчен оекбашлар бәйли, маскировка челтәрләре үрүдә катнаша, дару үләннәрен киптерә һәм бүлеп төрә, гуманитар посылкалар җыя, бәлешләр пешерә, чәк-чәк һәм өй токмачы әзерли. Энҗе ханымның ризыкларын солдатлар бик ярата һәм алгы сызыктан рәхмәт сүзләре белән сәламнәрен җиткерә.
«Мин читтә кала алмыйм. Эшләгәнемнең бөтенесен чын күңелдән эшлим. Бәйләгән һәрбер пар оекбаш, пешергән һәр бәлеш егетләребезне аз гына булса да җылытыр һәм ярдәм итәр, дип тели-тели догалар укып әзерләнә», – ди ул.
Энҗе ханым бик динле гаиләдә туган. Хөбатулиннар гаиләсендә җиде бала тәрбияләнгән. Ул кечкенәдән әнисеннән кайгыртучанлык һәм хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатларны сеңдереп үскән. Әнисе Саимә апа легендар шәхес булган – 42 ел гомерен авылда медицинага багышлаган.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Материал Эльмира Гәрәева катнашында әзерләнде.
Фото: Эльмира Уламасова тәкъдим итте