ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Лилия Галимова Татарстан делегациясе Абу-Дабига килеп җитү турында хәбәр итте

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында Татарстан делегациясе Абу-Дабидагы инвестицион форумга килеп җитү турында хәбәр итте.

«Абу-Дабига Халыкара инвестицион форумга килдек!» - диелә хәбәрдә.

Шулай ук Галимова сөйләгәнчә, Гарәп Әмирлекләрендә бейджны теркәү стойкасында алырга кирәкми, QR-кодны гына китерәсе – җайланма автомат рәвештә бейдж бастырып бирә.

«Чират торасы юк, бу эш ярты минут кына вакыт таләп итә», - дип йомгаклады Лилия Галимова.

Ел саен уздырыла торган инвестицион конгресс (AIM Congress 2025) Абу-Дабида 7-9 апрельдә узачак.