Сәламәтлек саклау министрлыгы Яшел Үзәндә машина бәрдергән үсмернең хәле турында сөйләде
Кичә Яшел Үзәндә җәяүлеләр кичүендә машина бәрдергән яшүсмернең хәле хәзер тотрыклы. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.
«Яшүсмерне Республика балалар клиник хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерделәр. Хәле тотрыклы, кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», - дип искәрттеләр ведомствода.
Искәртеп үтәбез, юл-транспорт һәлакәте кичә кич Яшел Үзәннең Столичная урамында булган. 12нче модельле «Лада» автомобиленең 25 яшьлек йөртүчесе светофорның кызыл утына чыккан һәм җәяүлеләр кичүендә яшүсмерне бәрдергән.