Ирада Әюпова: Безне кешеләргә кирәк булуыбызга карап бәялиләр
«Безгә әле цифрлы сәнгатьнең нәрсә икәнлеген аңлау җитми. Сез бүген залларыгыз тулы дип уйлыйсыздыр. Сез сәүдә үзәкләренең тулы чакларын хәтерлисезме? Хәзер алар бушап калды, чөнки бөтенесе онлайн сатыла. 5 елдан кешеләр сезнең янга да килми башлый. Сез кирәкми башласагыз, сезне дәүләт кыскартачак. Бүген мине ишетсәгез иде. Чөнки безне кешеләргә кирәк булуыбызга карап бәялиләр. Бу – дөрес тә! Безнең бүгенге бурычыбыз – ясалма фәһемне, яңа технологияләрне союздашыбыз итү. Авторлыкны саклауны исәпкә алып, яңа компетенцияләрне исәпкә алып, яңа технологияләр һәм ясалма фәһем биргән өстенлекләрне исәпкә алып!
5-7 елдан банк системасы кешеләргә кредитны цифрлы эзен бәяләп бирә башлаячак. Сез бүген моны аңламыйсыз. Без барыбыз да цифрлы эз калдырабыз. Ул эз эшкәртеләчәк. Һәр алган әйберебез турында мәгълүмат цифрланып җыелып барачак. 5 елдан сезнең турында карар кабул иткәндә сатып алган әйберләрегезнең концепциясе, телевизордан нәрсә каравыгыз, нәрсә укугыз, интернеттан нәрсә эзләвегез исәпкә алынычак. Үзгәргән шартларда ничек яшәячәгебезне аңларга кирәк. Үзгәрешләр бик тиз бара.
Мәдәният бик тиз үзгәреш кичерә. 200 ел элек кешеләр фотога төшереп, кешенең йөзе, хәрәкәте сурәттә саклануы турында сөйләвегезне ишетеп гаҗәпкә калыр иде, бүген бу – тормышыбызның бер өлеше. Безнең алда зур эш тора, җитди каравыгызны сорыйм. Безнең тармакка хас булган өстән караусыз, цинизмсыз һәм консерватизмсыз гына. Әйе, без – гениаль, без – искиткеч. Әмма сезнең балаларыгыз һәм оныкларыгыз башкача. Мәдәниятнең кыйммәте карарлар кабул иткәндә, тормыш кыйммәтләрен билгеләгәндә тәэсир итүеннән дә тора. Без шушы катлаулы юлда берләшеп алга карап эш итәргә тиешбез», – ди ул.
«Цифрлы трансформация чорында сәнгать һәм мәдәният» пленар утырышында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.
- Министр – мәдәният әһелләренә: «Кирәкми була башласагыз, сезне дәүләт кыскартачак»