Питрәч районы башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм илтте
Татарстанның Питрәч районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм илттеләр. Гуманитар миссиядә район башлыгы Рәис Сөләйманов, шулай ук муниципаль берәмлекнең элеккеге башлыгы, хәзер Татарстанның Белоруссиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Илһам Кашапов катнашты.
Хәрбиләргә иң кирәкле әйберләр, шул исәптән ике «Нива» машинасы алып килгәннәр иде. Районнан барлыгы 10 тонна гуманитар йөк, шулай ук 10 тонна исемле посылкалар тапшырылды.
«Гуманитар ярдәм җыюда бөтен Питрәч районы катнашты. Һәркемгә рәхмәт. Егетләр булдыра. Аларның сугышчан рухы зур тәэсир калдыра. Һәркайсы белән горурланабыз һәм барысының да җиңү белән әйләнеп кайтуларын көтәбез», - дип искәрттеләр район хакимиятендә.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.
«Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде.
«Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләрнең махсус операция зонасында аена 210 мең сум акча алуын да истә тотарга кирәк.
Татарстанның Питрәч районы матбугат хезмәте фотосы