Ленинның музей-йортында яшьләр өчен бушлай экскурсияләр узачак
Апрель аенда шәһәр яшьләрен В.И.Ленинның музей-йортына – XIX гасыр рус утарына экскурсиягә чакыралар. Килүчеләр Владимир Ленин тормышы турында күбрәк белә һәм Иске Казан атмосферасын тоя алачак.
Экскурсия барышында кунакларга дворяннар йортында эш көннәре һәм бәйрәмнәрнең ничек узуы турында сөйләячәкләр. Чаралар 2, 3 һәм 8 апрельгә планлаштырылган, катнашу өчен теркәлү кирәк. Ә 10 апрельдә кыйммәтле бүләкләр белән квиз узачак.
«Крылатый», «Авангард» һәм «Энергетик» яшүсмерләр клубларының рәсми төркемнәре аша язылырга мөмкин.
Экскурсияне «Тарихи зарядка» проекты үткәрә, дип хәбәр иттеләр «Яшүсмер» МБУда.
В.И.Ленин музей-йорты Ульянов-Ленин ур., 58 адресы буенча урнашкан.