ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Март
2025
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Аксубайда Газиз Кашапов музеенда рәссам Әлфия Нурхәмәтова күргәзмәсе ачылды

0

Аксубай районының Яңа Үзи авылында Газиз Кашапов музеенда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, рәссам һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия Нурхәмәтова эшләреннән торган күргәзмә ачылды. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.

Бу вакыйга бик күп кунакларны җыйды, алар арасында музей каршында оештырылган «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы вәкилләре, шулай ук үз төбәгенең мәдәнияте һәм сәнгате турында күбрәк белергә омтылучы яшь буын да бар иде.

Күргәзмәне ачу тантанасында кунаклар сәнгать әсәрләре белән танышудан тыш, рәссамның үзе белән дә аралаштылар. Ул иҗат, илһамлану хисе һәм мәдәни мирасны саклап калу әһәмияте турындагы фикерләре белән уртаклашты, диелә хәбәрдә.