ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Март
2025
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Бүген Данис Зариповка 44 яшь тулды

0

Бүген «Ак Барс» хоккей клубының элеккеге һөҗүмчесе Данис Зариповка 44 яшь тулды.

Ул 2001-2013, шулай ук 2017-2023 елларда Казан командасы өчен чыгыш ясады. «Барслар» белән ул Гагарин Кубогын отты, Россия чемпионы булды, ә җыелма команда составында өч тапкыр дөнья чемпионы булып танылды. Зарипов - «Ак Барс» һәм «Металлург» белән откан бердәнбер биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе.

Искәртеп үтәбез, бүген «Ак Барс» КХЛ плей-оффының беренче раунды кысаларында «Автомобилист» белән очраша. Уен Екатеринбургта Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә башлана. Аннары «барслар»ны «Автомобилист» белән тагын бер кунактагы матч көтә, ул 28 мартта узачак, ә аннары матчлар сериясе Казанга күчә, анда клублар 30 мартта һәм 1 апрельдә үзара очраша.