ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Март
2025
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Казанда Равилә Шәйдуллина-Моратның «Тау башында бүре бар» исемле кибатын тәкъдим иттеләр

0

Бүген Казанның «Ногай» кунакханәсендәге Тукай залында Равилә Шәйдуллина-Моратның «Тау башында бүре бар» китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. Биредә язучының иҗатташ дуслары катнашты.

«Равилә апабыз – «Казан утлары» журналы редакциясенең иң яратып һәм көтеп алынган авторларының берсе. Гомумән, дөресен әйткәндә, безнең барлык авторларыбыз да якын һәм аларны хөрмәт итәбез. Басмабызда бирелгән әсәрләрнең укымлылыгы буенча да аның иҗаты алдынгы күрсәткечләрне били. Шуннан соң аның иҗатындагы тагы бер үзенчәлеге: әйбәт геройлары бөтен әйберләрне җиңеп чыга. Әсәрләрен укыгач күңелдә яхшы хисләр генә кала», – диде «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Шулай ук кичәдә Башкортстаннан язучы һәм шагыйрә Халисә Мөдәррисова да чыгыш ясады һәм Равилә Шәйдуллинаның иҗатына карата мөнәсәбәтен әйтте.

Халисә Мөдәррисова белән Рәдиф Гаташ

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Бүген зур бәйрәме уңаеннан Равилә ханымны котлыйбыз. Мин сезне күбрәк шагыйрә буларак күреп поэзиягезне укый идем. Ә инде ике романыгызны укып чыккач, сезгә мөнәсәбәтемне бөтенләй үзгәрттем. Сез «коеп куйган» прозаик икән. Мин күпне күргән, авылда да, шәһәрдә дә дөнья көткән хатын-кыз. Ир белән дә яшәгән, бала да караган, мал да асраган, хөкүмәт эшендә хезмәт куйган. Мине берни белән гаҗәпләндереп булмый. Шулай да сезнең перестройка заманасы язмышларын шулкадәр җентекләп язуыгызга шаккаттым. Истә, ул чакта халык җыеннарына кешеләрне чакырырга керә идек тә йортларга, мичтән малга тартылган фураждан икмәкләр чыга… Шундый катлаулы елларны сурәтләгәнсез бит», – дип сөйләде ул.

  • Равилә Шамил кызы Шәйдуллина-Морат – язучы, шагыйрә, эшмәкәр. 1949 елның 25 февральдә Теләче районының Алан авылында туган. Казан шәһәрендә ресторан һәм кафелар хуҗасы. Лирик шигырьләр, тормышчан проза, балалар өчен язылган әсәрләр авторы. 2019 елның декабреннән Язучылар берлеге әгъзасы.