Татарстан башкаласында Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсе узачак
13 – 18 майда «Казан Экспо»да Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсе узачак. Ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» ХVI халыкара икътисад форумы кысаларында оештырыла, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
«Россиядәге иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында ислам дөньясы илләренең әйдәп баручы җитештерү компанияләреннән тиешле сертификациясе булган азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин булачак», – диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, ярминкәдә открыткалар, уенчыклар, аскуймалар һәм брелоклар ясау буенча мастер-класслар була. Шулай ук халык артистлары, ансамбльләр һәм хореография мәктәпләре концертлары да планлаштырылган.