ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Март
2025
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Казанда ипотекага ике бүлмәле фатир алу өчен кирәкле керем күләмен атадылар

0

Казан яңа төзелгән йортта ипотекага ике бүлмәле фатир алу өчен хезмәт хакына иң югары таләпләр теркәлгән, халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасына кергән. Әйтик, ТР башкаласында мондый объектка торак кредиты алу өчен хезмәт хакы 320,5 мең сумнан да ким булмаска тиеш, дип яза РБК.

Билгеләп үтелгәнчә, мондый керемнәр булса бурычка алучының Казанда 11,77 миллион сумлык ике бүлмәле фатирны ипотекага алу мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта, ай саен аның өчен 192,3 мең сум түләргә туры киләчәк.

Хезмәт хакы күләменә таләпләр бары тик Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта гына югарырак. Әйтик, Россия башкаласында ипотекага ике бүлмәле фатир алу өчен 527,9 мең сум акча эшләргә кирәк. Тармак аналитиклары мәгълүматлары буенча, Мәскәүдә яңа йорттагы ике бүлмәле фатир 19,39 миллион сум тора. Ипотекага алынган мондый объект өчен аена 316,7 мең сум түләргә туры киләчәк.

«Мәдәни башкалада» таләпләр бераз түбәнрәк - 413,9 мең сум. Санкт-Петербургта мондый керемнәр булганда сезгә 15,2 миллион сумлык фатир алу кредит бирәчәкләр, ә мондый күчемсез милек объекты өчен айлык түләү күләме 248,3 мең сум тәшкил итәчәк.