ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Март
2025
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Азнакай урман хуҗалыгы хәрбиләргә 1 миллион сумлык гуманитар ярдәм тапшырган

0

Азнакай урман хуҗалыгы махсус операция башланганнан бирле республика хәрби хезмәткәрләренә гомуми суммасы 1 миллион сумга якын булган гуманитар ярдәм тапшырган. Бу хакта «Татар-информ»га бүген Казанда узган «Урман һәм азык-төлек» күргәзмәсендә «Азнакай урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы Эдуард Чикуров хәбәр итте.

«Махсус хәрби операция башлангач, Азнакай урманчылыгы һәм Азнакай урман хуҗалыгы «Барысы да Җиңү өчен» волонтерлык хәрәкәтенә кушылды. Җылы киемнәр сатып алдык, агач материаллар, окоп шәмнәре ясау өчен балавыз, төрле үләннәр, ут ягып җибәрү өчен кулланыла торган коры ягулык төймәләре, коры душ, кирәк чакта жгут итеп кулланып була торган «гомерне саклап калу беләзекләре» тапшырдык. Моннан тыш, безнең ветераннар да җылы киемнәр бәйли», - дип сөйләде ул.

Чикуров 2025 ел безнең илдә Ватанны саклаучылар һәм Җиңүнең 80 еллыгы елы дип игълан ителде, дип искәртте.

«Урман хуҗалыклары Бөек Ватан сугышы елларында да фронтка ярдәм иткән, утын һәм агач материаллар җибәргән», – диде ул.

Бүгенге көндә хәйрия акцияләрендә мәктәп урманчылыклары вәкилләре актив катнаша. Балалар хәрбиләргә хатлар яза, үлән чәйләре, окоп шәмнәре ясый.

«Урман һәм азык-төлек» күргәзмәсе бүген, Халыкара урман көнендә, Казан дәүләт аграр университетында ачылды. Биредә Татарстан урман хуҗалыклары урман янгыннары вакытында һәм урман культуралары сезонында кулланыла торган техниканы тәкъдим итте.