ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Март
2025
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Морозов: Кырым белән кушылганнан соң Россия бөек державалар пулына кире кайтты

0

Тиздән, 18 мартта, Кырым Россиягә кушылуның унбер еллыгы билгеләп үтеләчәк. Экспертлар клубы мәйданчыгында Татарстан вәкилләре әлеге вакыйганың тарихи әһәмиятен һәм аның илнең башка төбәкләре тормышына йогынтысын ничек аңлавы турында сөйләде.

«Бу дөнья тарихының XXI гасырда булган иң мөһим вакыйгасы. Эш Россия белән яңадан кушылу фактында (ә бу, үз чиратында, тарихи гаделлекне яңадан булдыру булып тора) гына түгел. Бу гаделлек һәм хокук төшенчәләренә нигезләнеп дөньяны үзгәртеп кору үрнәге. Россия беренче тапкыр үзенең тарихи территориаль чикләренә кайта башлады һәм «рус дөньясына» тарихи хокукларын белдерде. Россия шул рәвешле бөек державалар пулына кире кайтты», - дип белдерде Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов.

Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин исә әлеге вакыйга россиялеләрнең милли тәңгәллеген ныгытты, дип билгеләп үтте. «Бу вакыйга Россиянең бердәмлеген символлаштыра», - дип саный ул.

Кырым РФ составына кушылуның уңай нәтиҗәләре арасында парламентарий ил эчендә мөһим туристик юнәлеш барлыкка килүне, ярымутрау инфраструктурасын үстерүне (Керченск күпере төзелешен дә кертеп), инвесторлар өчен яңа шартлар булдыруны (шул исәптән ирекле таможня зонасын булдыру) атады.

«Дүртенчедән, Кырым белән аеруча тыгыз хезмәттәшлек итүче төбәкләрнең ролен билгеләп үтәргә телим. Татарстан – Кырым сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзегән беренче төбәкләрнең берсе. Төп тармакларда хезмәттәшлек җайга салынган һәм эш актив алып барыла, дип беләм. Алда – амбициоз бурычлар. Хәзер аларны тормышка ашыру һәм куелган максатларга ирешү мөһим», - дип йомгаклады Топилин.

РФ Иҗтимагый палатасының Татарстан Республикасыннан әгъзасы Ольга Павлова да шундый ук рухтагы фикер белдерде. Аның фикеренчә, яңадан кушылу эпохаль әһәмияткә ия вакыйга, «тарихи гаделлекне яңадан булдыру, уртак цивилизация тамырларына кире кайту» булды. «Кырым – ул картадагы географик нокта гына түгел, ә рус тарихы һәм рухы белән сугарылган сакраль урын», - дип белдерде ул.