ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Март
2025
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Дәүләт юрбюросы махсус операциядә һәлак хәрби әнисенә аларның туганлыгын ачыкларга булыша

0

Татарстанның дәүләт юридик бюросы махсус операциядә һәлак булган хәрбинең әнисенә, тиешле түләүләрне ала алсын өчен, аның белән туганлыгын ачыкларга ярдәм итте. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда яшәүче хатын-кыз сөйләгәнчә, ул улының әтисенең үлү турында таныклыгында техник хата китү сәбәпле тиешле түләүләрне ала алмый, анда әтисенең исеме дөрес күрсәтелмәгән булган. Нәтиҗәдә, хатын-кыз һәм аның үлгән улының туганлык бәйләнешләре шик астына куела, һәм аларның туганлыгын суд тәртибендә ачыкларга туры килә.

Татарстан дәүләт юридик бюросы баш белгече Екатерина Рыжова судка гариза әзерләгән. Кирәкле дәлилләр китереп, ул документтагы төгәлсезлекләрне төзәттерүгә ирешкән.

«Хәзер без махсус хәрби операциядә катнашучының туганнарына тиешле түләүләрне алу буенча эшне дәвам итәбез», - дип аңлатты юрист.

Махсус операциядә катнашучы хәрби һәлак булган очракта, аның туганнарына бер мәртәбә бирелә торган пособие 2025 елның 1 гыйнварыннан 5,2 миллион сум тәшкил итә.

Элегрәк, 3 мартта, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда сөйләгәнчә, ул вакытка республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше киткән. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе үлгәннән соң бу исемгә лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.