ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Март
2025
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Путин Хөкүмәткә махсус хәрби операция ветераннарына бизнес белән ярдәм итәргә кушты

0

Россия хөкүмәте махсус операциядә катнашучылар өчен эшмәкәрлек эшчәнлегенә ярдәм итүнең аерым юнәлешен билгеләргә тиеш. РФ Президенты Владимир Путин шундый йөкләмә бирде.

Кремль сайтында чыккан документ буенча, ярдәмнең аерым юнәлеше социаль контрактның программасы кысаларында билгеләнергә тиеш, аның буенча эш эзләү, үз эшеңне ачу һәм катлаулы тормыш хәлләрен җиңеп чыгу буенча дәүләт ярдәме оештырыла.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә социаль контракт программасын гамәлгә ашыру кысаларында махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннарына эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында ярдәм итүнең аерым юнәлешен билгеләргә», – диелә документта.

Шулай ук Путин социаль контрактлар нигезендә мондый дәүләт ярдәме программасын гамәлгә ашыруга финанслауны арттыруны да карарга кушты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр гаиләдә җан башына уртача керем бер кешегә яшәү минимумыннан кимрәк булса, РФ гражданнары социаль контрактны төзи ала. Социаль контрактка нульле керем кагыйдәсе һәм мөлкәт белән тәэмин ителешне бәяләү кагылмый.