ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Март
2025
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Бер атна эчендә Татарстанда бәрәңге бәясе арткан, кыяр бәясе төшкән

0

24 февральдән 3 мартка кадәр бер атна эчендә Татарстанда иң нык бәрәңгегә бәяләр арткан – 5 проценттан артыкка, дип санады Татарстанстат.

Яшелчәләрдән кишер (+4 процент), чөгендер (+3 процент), помидор (+2,6 процент) кыйммәтләнде. Кыяр 6 процентка диярлек арзанайды. Җиләк-җимешләрдән банан бәясе сизелерлек арткан (+2,4 процент).

Колбаса һәм сосискаларга, тавык йомыркасына һәм дөгегә бәяләр 1 процент чамасына төшкән.