ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Март
2025
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан Лисичанскига мәгариф учреждениеләре өчен микроавтобус тапшырды

0

Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин һәм Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова Татарстан шефлыгындагы Лисичанск шәһәренә мәгариф учреждениеләре өчен микроавтобус тапшырды.

«Без күптән Лисичанск мәгариф идарәсе белән хезмәттәшлек итәбез һәм шәһәргә өстәмә транспорт кирәклеген аңлыйбыз. Бу микроавтобус оештыру бурычларын хәл итәргә ярдәм итәчәк һәм хезмәткәрләрнең мобильлеген арттырачак», - диде Павлова.

Әһлиуллин белдергәнчә, автобус шәһәр үзәгендә йөриячәк. Транспорт тапшыру алдыннан тулы техник хезмәт күрсәтү узган. Хәзер автобуста мәктәп укучыларын, спорт секцияләренә йөрүчеләрне, шулай ук педагогларны эш сәфәрләре вакытында йөртә башлаячаклар.

Моннан тыш, «Черноморец республика үзәге» ДБУ директоры Евгений Ветров һәм аның командасы ярдәме белән Лисичанскига госпитальләр, хастаханәләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен урын-җир комплектлары тапшырдылар. Шулай ук Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Татьяна Мерзлякова ярдәме белән Лисичанск балалар бакчаларына һәм башка социаль учреждениеләргә балалар ризыгы һәм шәхси гигиена чаралары тапшырылды.

Шефлыкка алынган шәһәр вәкилләре Татарстанның спорт һәм социаль проектлар дирекциясенә, шулай ук инициативаны хуплаган барлык республика халкына аерым рәхмәт белдерде.

«Без күптән өстәмә транспортка мохтаҗ идек һәм безнең үтенечебезне ишетүләренә бик шатбыз. Бу шәһәр өчен бәяләп бетергесез ярдәм», - диде Лисичанскның мәгариф бүлеге җитәкчесе Светлана Нестерова.