Ульяновск татар яшьләренең «Сембер мирасы» оешмасы мини студия ачкан
Ульяновск өлкәсенең актив, милләт җанлы татар яшьләре хәзер «Сембер мирасы» исеме астында эшли. Алар һәрвакыт эзләнүдә - төрле чаралар үткәрәләр, яңа дуслар барлыйлар, хәтта үзләренең мини студияләрен дә булдырганнар, дип хәбәр итә «Өмет» газетасы телеграм-каналында.
«Сембер мирасы» оешмасында «Сембер» бизнес клубы җитәкчесе Эльмира Алиакберова кунакта булды. Ул заманча интервью бирде, яшьләр телендә әйтсәк, социаль киңлектә подкастта катнашты. Эльмира Рамил кызы «Сембер» оешмасының тарихы, эшчәнлеге белән таныштырды.
Алып баручы - «Сембер мирасы « оешмасының актив әгъзасы , бик тә талантлы татар кызы Назлыгөл Мистякова, диелә хәбәрдә.