Казан юлларында 8 баллы бөкеләр барлыкка килгән
«Яндекс Карты» сервисы мәгълүматларына караганда, Казан юлларында 8 баллы бөкеләр хасил булган. Хәрәкәтне, аерым алганда, шәһәрнең төрле районнарында булган юл-транспорт һәлакәтләре катлауландыра.
Мәсәлән, Ямашев, Җиңү, Фатыйх Әмирхан проспектларында, Космонавтлар, Зур Крыловка, Копылов урамнарында аварияләр теркәлгән. Вознесение һәм Мамадыш трактларында да хәрәкәт кыенлашкан.
Моннан тыш, бүген шәһәрдә «Айда» фильмын төшерү сәбәпле 18:00 сәгатькә кадәр Казан үзәгендә хәрәкәтне чикләделәр.