ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28

Балтач районында Мортаза байның борынгы кунакханәсен реставрациялиләр

0

Татарстанның Балтач районы Карадуган авылында ачыкланган мәдәни мирас объектын – Мортаза байның 1911 елда эклектика стилендә төзелгән элеккеге кунакханәсен реставрациялиләр. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Карадуван авылы XVIII гасырда таныла. Бу вакытта авыл аша йомры таштан түшәлгән Себер тракты уза. Ул Екатерина II боерыгы нигезендә төзелгән. Нәкъ менә юл буенда һәм элеккеге почта станциясе янында XX гасыр башында Мортаза бай кунакханәсе төзелә.

Бинада кунак йорты була: беренче катта келәтләр һәм кибет, икенче катта кунакханә номерлары урнаша. Совет чорында, 1925 елда, биредә урта мәктәп була. Шулай ук Октябрь революциясеннән соң бинада балалар йорты урнаштырыла. Бүгенге көндә бинада ике музей: Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы музейлары эшли.

Бинаны реставрацияләү проектында аны музей функциясенә җайлаштыру, бинаның чын элементларын ачыклау һәм саклау, югалган элементлар һәм конструкцияләрне яңадан торгызу каралган, дип билгеләп үтте ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.

Белгечләр фасад һәм балконны торгызырга, түбәне төзекләндерергә, идәннәр, тәрәзәләр, ишекләр һәм әвесләрне алыштырырга, бина тирәли су үткәрми торган нигезне яңартырга, уемнарны киңәйтергә, кирпеч корылманы төзекләндерергә тиеш була. Эшчеләр шулай ук электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын яңартачак, җылылык, вентиляция һәм кондиционерлау системаларын модернизацияләячәк.

Яңа диварлар һәм бүлгеләр төзү, баскычны яңадан ясау, бинаның эчке бизәлешен башкару планлаштырыла. Шулай ук территорияне төзекләндерү дә каралган.